20-23 май көннәрендә Бөрбаш авыл җирлегенең 2012 ел нәтиҗәләре буенча конкурста катнашып откан 1 миллион сум грант акчасына Бөрбаш Сәрдегәне авылының Ф.Галиев урамы һәм Ф.Насыйрова урамы (авыл клубына хатле), ООО “Юлчы” оешмасы тарафыннан, барлык таләпләргә туры китереп таш юл җәелде.