Нөнәгәр авыл җирлеге териториясендә урнашкан Нөнәгәр, Чутай, Комаров-Завод авылларында Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган митинглар булды. Тантанада авыл халкы, сугыш һәм тыл ветераннары, мәктәп укучылары катнашты. Район хакимиятеннән вәкил - Каримов Р.В., «Кызыл юл» кооперативы рәисе Хайруллин Ф.Н., авыл җирлеге башлыгы - Ахметханов А.З. чыгыш ясады.