Бөек җиңү

2014 елның 26 мае, дүшәмбе
Яңгул авыл җирлегендә Бөек җиңү көненә багышланган тантана 8 май көнне батырлар истәлегенә салынган обелиск янында узды. Тантанага 24 тыл ветераны килде, районнан төзелеш бүлеге идарәсеннән Мухаметзянов Ильхам Магсумҗан улы, сугыш һәм тыл ветераннарына тутырылган пакетларнын һәм чәй табынының спонсоры булган "Яңа тормыш" жәмгыяте директоры М.Р.Сәйфетдинов, авыл җирлеге башлыгы Р.Г.Гарипов һәм мәктәп директоры Н.Ш.Сафиуллиннар катнашты. Яу кырларында ятып калган авылдашларыбыз истәлегенә обелискка чәчәкләр һәм веноклар куелды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International