Хөрмәтле райондашлар, балтачлылар! Без һәрберебез дә яши, ашый, йоклый, гомүмән тора торган урыныбызныӊ чиста һәм матур, килешле, күӊелгә ятышлы булуын телибез.
Яз җитү белән йорт яннарын, бакчаларны чистартабыз, яӊартабыз. Бу эшләр барышында әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез, якыннарыбыз, туганннарыбыз һәм дусларыбыз күмелгән зиратларныӊ чисталыгын да онытмасак идек. Күп авылларда зиратларны чистарту, төзекләндерү эшләре инде башланды. Балтач бистәсендә бу күмәк эш 10 май көнгә тәгаенләнә. Бөек Җиӊүнеӊ 69 еллыгын бәйрәм иткәндә, сугыштан исән-сау кайтып, туган якларында җирләнгән, бу афәт чорында барлык авырлыкны үз җилкәсендә татыган бабай һәм әтиләребезне, әби-әниләребезне тагын бер искә алырга мөмкинлек тә була.Әйдәгез, ниятебез сүздә генә калмыйча, аны гамәл белән дә раслыйк әле. Үзегез белән балта-пычкы, тырма алып килү сорала. Эш иртәнге 8дә башланачак.