ГАИ ГИБДД начальнигы Шафигуллин Фәргать Тәлгать улы катнашында җыелыш

2014 елның 6 мае, сишәмбе
Пыжмара төп мәктәбендә ГАИ ГИБДД начальнигы Шафигуллин Фәргать Тәлгать улы катнашында ата-аналар җыелышы булып узды. Ул әти-әниләрне яшүсмерләр һәм балалар катнашындагы юл йөрү кагыйдәләрен бозу, аварияләр очраклары белән таныштырды. Таныклыгы булмаган яшүсмерне скутер, мотоцикл белән чыгарып җибәрү ата-ана өчен күләмле штраф белән тәмамланачагы искәртелде. Җыелыш нәтиҗәле булыр, балалар юлларда сак, куркынычсызлык кагыйдәләрен саклап йөрерләр дип өметләнеп калабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International