Тыл ветераны белән очрашу

2014 елның 6 мае, сишәмбе
5 май көнне Пыжмара төп мәктәбендә тыл ветераны Авхадшин Варыйс абый белән очрашу узды. Варыйс абыйга сугыш башланганда 11 яшь булган. Ул сугыш еллары китергән авырлыклар, газаплар турында сөйләде. Шул ук вакытта якты киләчәккә өметләрен өзмәгән, укуларын ташламаган яшүсмер балаларны укучыларга үрнәк итеп куйды. Варыйс абый белән әңгәмә бик кызыклы үтте. Рәхмәт, Варыйс абый! Сиңа озын гомер, сәламәтлек теләп калабыз, укучыларны озын-озак еллар истәлекләрең белән куандырырга язсын!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International