30 апрель көнне Балтач Мәдәният үзәгендә “Йолдызлык кайтавазы” дип исемленгән концерт булып узды. Залда күптән түгел үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үткән җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре кунак буларак катнаштылар. Аларны Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин котлады. Бүгенге җәмгыятьтә әлеге хезмәткәрләргә ихтыяҗ тумаган бер генә көн дә юк. Шул ук вакытта гамәлдәге таләпләр белән бергә бу хезмәткә җаваплылык та, аның дәрәҗәсе дә арта бара.
2013 елда район Советы депутатлары тарафыннан Балтач муниципаль районы җирлекләре үзидарә органнарының эшчәнлеген бәяләү Нигезләмәсе кабул ителгән иде. Ел буе җирлекләрнең эшчәнлегенә аерым күрсәткечләр буенча бәя бирелде һәм алдынгы урыннарга махсус грантлар билгеләнде: 1 нче урынны Карадуган авыл җирлеге яулады (80 мең сумлык грант бирелде), 2 нче урынга Куныр авыл җирлеге лаек булды (50 мең сум), 3 нче урында Шубан авыл җирлеге (30 мең сумлык грант тапшырылды). Әлеге җирлек башлыкларына диплом һәм сертификат тапшырылды.
Гаилә һәм никах институтының дәрәҗәсен ныгыту, милли традицияләрне саклау һәм үстерү өлкәсендә нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Янгул авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәсүлә Хәйретдин кызы Гильмановага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе башлыгының рәхмәт хаты тапшырылды.
Актив җәмәгать эшчәнлеге һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга керткән нәтиҗәле хезмәте өчен Район Контроль-хисап палатасы рәисе Равил Вагыйз улы Кәримов Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.
Җирле үзидарә органнарының эшчәнлеген камилләштерүгә керткән нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 55- яшьлек юбилее уңаеннан Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Альфред Захир улы Ахметхановка район башлыгы Нотфуллин Рамиль Рашитовичның рәхмәт хаты тапшырылды.
Бәйрәм уңаеннан Җирле үзидарә органнарында озак еллар намуслы, нәтиҗәле хезмәте өчен Урта Көшкәт авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Гаяз кызы Хәкимовага шулай ук район башлыгы Нотфуллин Рамиль Рашитовичның рәхмәт хаты тапшырылды.
Шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Р.И.Шакирвның рәхмәт хатлары тапшырылды:
- Финанс бюджет палатасының бүлек мөдире Лилия Шакир кызы Гатиятуллинага,
- Экономика бүлегенең эйдәп баручы белгече – Әнисә Мансур кызы Закировага,
- Опекунлык һәм балаларның хокукын яклау секторының баш белгече - Миннәзия Хәсиятовна Габделхаковага.