25 апрель көнне “Хыял” яшьләр үзәгенең күчмә Кубогына 3 нче тапкыр өстәл теннисы ярышлары булып узды. Ярышларда барлыгы 3 хатын-кыз hәм 19 ир-егет 3 өстәлдә көч сынашты. Чит регионнардан да көчле теннисистларның килүе ярышларны төрләндереп җибәрде, ә спортчыларга дәрт өстәде.
Кискен ярышлардан соң:
1 нче урын: Михаил Чекмарев ( Вятка Аланы)
2 нче урын: Николай Чумаков ( Вятка Аланы)
3 нче урын: Василий Лычагин (Вятка Аланы)
4 нче урын: Рәфкәт Зиатдинов (Балтач)
Җиңүчеләр “Хыял” яшьләр үзәге исеменнән медаль, диплом hәм акчалата бүләкләнделәр. Киләсе елларда да мондый очрашулар насыйп булсын иде дигән теләктә калабыз!