Дорга авылы мәдәният йортында “Бәрмәнчек” керәшен-фольклор ансамбле чыгышы булды. “Активист” хуҗалыгы аларны пасха бәйрәме һәм чәчүләр башланганчы халыкның күңелен-рухын күтәрү, чәчүләрне уңышлы гына башкарып чыгу максатыннан алды. “Бәрмәнчек”керәшен-фольклор ансамбле директоры хуҗалык җитәкчесе Семенов Владимр Германовичка рәхмәт хаты тапшырды. Авыл халкы һәм килгән кунаклар ансамбелнең чыгышыннан бик канәгать калдылар.