“Ак калфак”

2014 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

2014 елның 18 апрел  көнендә районда “Ак калфак”ның тәүге җыены үтте. Очрашуга оешманың күптән түгел генә билгеләнгән җитәкчесе, элегрәк мәдәният министрлыгында эшләгән, хәзер бары тик "Ак калфак" оешмасы белән генә җитәкчелек итәчәк Кадрия Идрисова да килгән иде. Балтачлылар башкала кунакларын чәк-чәк, тальян гармун моңнары белән каршы алды. Җыен кунаклары иң элек уңган-булган райондашларыбызның кул эшләре күргәзмәсен күзәтте, аннан алар залга үтте.Биредә гореф-гадәтләрнең тере күренешен күрергә мөмкин иде. “Кыз урлау”, “Яңгыр теләү” күренешләре, мөнәҗәтләр, татарның милли биюләре халкыбызның зур хәзинәгә ия икәнен тагын бер кат искә төшерде. Менә шуларны саклау, киләсе буынга түкми-чәчми тапшыру нәкъ менә “Ак калфак” оешмасының төп бурычы диелде җыенда. Алай гына да түгел, хатын-кызларның, гаиләнең һәм балаларның тормыш шартларын яхшыртуда дәүләт сәясәтен билгеләү; хатын-кызларга кагылышлы үткен сорауларны, бигрәк тә алар арасындагы эшсезлек проблемаларын хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерләү; ана һәм бала хокукларын яклау; күп балалы гаиләләргә ярдәм итү; татар гаиләсен саклау аша татар милләтен үстерү дә оешманың турыдан-туры бурычы икәне ассызыкланды. Очрашуның икенче өлеше  Карадуган мәктәбендә дәвам итте . Балаларның кул эшләре күргәзмәсе белән таныштылар , районыбызда дус, тату яшәүче төрле милләтләрнең дуслыгын чагылдырган чыгышларны тамаша кылдылар. Муса Җәлил музеенда кунакларны Карадуган авылының ветераннар ансамбле «Ак калфакның югалган чагы» дигән җыр белән каршы алды, нәни экскурсоводлар исә музей белән таныштырды.  Балаларның сөйләме, үз-үзләрен тотышы тамашачыларны таң калдырды. Берләшмә әгъзалары Себер тракты музеенда да булды. Саубуллашкан чакта да «Ак калфакның югалган чагы» җыры яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International