“Тукай теле – Туган тел”

2014 елның 18 апреле, җомга
16 апрель көнне Түнтәр авыл китапханәсендә  “Туган тел “ айлыгы уңаеннан  Түнтәр урта мәктәбенең 1 сыйныфта укучы китапханәбезнең китап укучылары  кунак  булдылар һәм “Тукай теле – Туган тел” дип исемләнгән  әдәби кичәдә катнаштылар. Алар бөек Тукаебызның иҗаты белән таныштылар, җырларын җырладылар, интернет челтәренә кереп Тукай әсәрләренә иҗат ителгән мультфильмнар карадылар. Кичәбез соңында үзләрен кызыксындырган китаплар, әкиятләр белән таныштылар, белемнәрен күтәрделәр
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International