28 март көнне үзәк китапханәнең уку залында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Журналистларының "Бәллүр каләм" бүләге иясе, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы Гөлсинә Наил кызы Галимуллина белән очрашу узды. "Ага язмыш елгалары..." дип исемләнгән очрашу- кичәдә район китапханәчеләре, үзәк китапханәнең актив китап укучылары катнашты. Очрашу барышында тамашачыларга авторның "Мәхәббәт аланы" китабы тәкъдир ителде. Кичәдә катнашучылар Гөлсинә ханымга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Авторга район китап укучыларының теләкләре тупланган папка тапшырылды. Махсус презентация белән тулыландырылган чара бик кызыклы һәм җанлы узды.