Балтач муниципаль районы башлыгының көрәшчеләр белән очрашуы

2014 елның 6 марты, пәнҗешәмбе

       Һәр ярыштан кайткач, район  башлыгы Рамил Рәшит улы  Нотфуллин белән очрашып сөйләшү матур традициягә әверелеп бара ахры. Инде менә район Советының кече залында әле генә башлык белән өченче очрашуыбыз. Бу очрашуыбыз инде аеруча күңелгә кереп калырлык булды, җыелма командабыз герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә Әлмәттә узган ярышларда бишенче урынны яулап кайтты. Шуңадыр да һәркемнең күңеле күтәренке иде бу көнне. Очрашуыбыз да бик матур узды. “Торгынлык чорыннан чыгып киләбез, егетләр.51 команда арасында 5 нче урынны алу безнең өчен зур җиңү инде ул. Барыгызны да шушы олы җиңүегез белән котлыйм. Билгеле, тынычланып калырга әле иртәрәк, шушы рухта шөгыльләнүләрегезне дәвам итегез, югалткан позицияләребезне кире кайтару өчен безгә күп тырышырга туры киләчәк, әле”, -диде үз котлавында район башлыгы. Кулын авырттырып, авырткан кулы белән ике әйләнешне җиңеп чыгарга үзендә көч тапкан  Нормабаш егете Илдар Зариповка, җитди травма алуына карамастан,  өченче урынны яулаган  Яңгул батыры Ранил Сафиуллинга, команданы тиешле дәрәҗәдә әзерләгән баш тренерыбыз Ранил Габдрахмановка   аерым олы рәхмәтен җиткерде. Инде ветераннарыбыз арасында бил алышырга тиешле Айдар Гәрәевның , күп еллардан соң кире келәмгә кайтып, яшьләргә тиң осталык белән янә көрәшне дәвам итүен, район башлыгы геройлыкка тиңләде. Кыскасы, батырларыбызның һәркайсына рәхмәт хисләре мулдан җиткерелде бу көнне. Районыбыз спорт тарихын чирек гасырдан артык төрле матбугат чараларында  яктыртып килүче хәбәрчебез Нурзада Сәмигуллинның республикабызда  татар милли көрәшен яктыртучы иң яхшы журналистлары арасына кереп, республикада  танылып, олы бүләккә лаек булуы да  безнең өчен зур шатлык,   дип билгеләп узды район башлыгы , үзенең олы рәхмәтен җиткереп, аңа каләменең  тутыкмавын теләде.. Үз чиратларында сүз алып, район спорт бүлеге җитәкчесе  Рөстәм Заһидуллин, район көрәш федерациясе рәисе Фәрит Әхмәдиев  көрәшчеләребезгә күрсәтелгән кадер-хәрмәт өчен  район башлыгына рәхмәтләрен җиткерделәр, үзләренә булган  ышанычны  акларга ышандырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International