Ихлас котлаулар!

2014 елның 6 марты, пәнҗешәмбе

4 март көнне Балтач муниципаль  район  башлыгы Рамиль Рашит улы Нотфуллин Балтач мәгариф хезмәткәрләрен республика күләмендә үткән кышкы спартакиадада беренче урын алулары белән ихлас котлады һәм аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Ул киләчәктә дә шушындый көчле составта тагын да югары үрләр яулауларын, спортта гына түгел,  һөнәри конкурсларда да үз биеклекләрен югалтмыйча, район данын югары күтәрүләрен сорады. Укытучылар да үз чиратында сүзсез калмады.  Балтач урта мәктәбе укытучысы Закирова Руфия Әдһәм кызы команда исеменнән Рамиль Рашит улына  шушындый матур нәтиҗәләргә ирешүдә район җитәкчеләренең ярдәмен тоюларын, Балтач җирлегендә үткәрергә рөхсәт бирүләре һәм мөмкинлекләр тудырганнары өчен чиксез рәхмәтле булуларын җиткерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International