«Аңла һәм булыш»

2014 елның 5 марты, чәршәмбе
Сәламәтлекләрен ныгытырга  теләүче пенсионерлар һәм пенсия яшендәге инвалидлар өчен «Наз» тернәкләндерү бүлекчәсе хезмәткәрләре һәрвакыт яңалыклар эзләү юлында. Биредә социаль-көнкүреш  юнәлеше буенча ысуллар кулланыла башлады. Хезмәт терапиясе кысаларында «Аңла һәм булыш» программасына  нигезләп канзаши, декупаж, скрапбукинг, квиллин кебек яңа кул эшләре башкарыла. Буя на тор ял итүчеләр арасында зур кызыксыну табарга өлгерде дә инде.  Шулай ук, тернәкләнүчеләр һәм хезмәткәрләр ярдәме белән «Наз» тернәкләндерү бүлекчәсе базасында «Кечкенә музей» ачылачак. Музейда  бүлекчә тарихы һәм райондашларыбызның элеккеге тормышын чагылдыручы истәлекле материаллар урын алачак. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International