29 январь көнне Балтач мәдәният йортында "Җырым сина, Туган җирем" дип исемләнгән район җырчылар бәйгесенең йомгаклау концерты булып узды. Бу конкурста 200гә якын җырчы үзләренең талантларын, башкару осталыкларын курсәтте.Ә Гала-концертта районыбызның иң оста 34 җырчысы, 6 ансамбле чыгыш ясады. Концертны районыбызның танылган егетләре Айдар Галиаскаров һәм Раушан Ситдиков алып барды.