Нөнәгәр авыл мәчетендә мәчет ачылуга 15 ел тулу уңаеннан җыен уздырылды.
Җыенда авыл халкы, район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Зәкиев В. М., авыл җирлеге башлыгы Ахметханов А.З., Балтачның төп мәчетеннән Рамиль хәзрәт, Дөбъяз имамы Шәйхиев И.В., “Исламны кабул итүгә 1000 ел“ исемендәге мәдрәсә шәкерте Асхатов И. М., мәчеткә даими спонсорлык ярдәме күрсәтүче читтә яшәүче авылдашлар катнашты.
Җыенда район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Зәкиев В. М., авыл җирлеге башлыгы Ахметханов А.З., Балтачның төп мәчетеннән Рамиль хәзрәт, Дљөбъяз имамы Шәйхиев И.В., “Исламны кабул итүгә 1000 ел“ исемендәге мәдрәсә шәкерте Асхатов И. М., авыл имамы Гарипов Ш.Г, мђзин Гарипов Н.Г., хаҗи Зәкиев Ф. М., авылдашлар Ашрапов С. Й., Ахметханов Ф. З., Ахмадиева С. Ш., Асхадзянов Р. Р., Габдуллин Р. Г., Шафигуллин Ф. Г. чыгыш ясадылар, халыкны бәйрәм белән котладылар.
20 елдан артык авылда имам вазыйфасын башкарган Гарипов Шамил Гариф улына район башкарма комитеты җитәкчесенең, Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгының, Балтач район имам мөхтәсибәтенең рәхмәт хатлары тапшырылды. Балаларны һәм өлкәннәрне дин белеменә өйрәтүче Калимуллина Д.З., авылның абыстае Ахмадуллина Ф.Г. авыл халкына күрсәткән хезмәтләрен олылап Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгының рәхмәт хатлары тапшырылды.
Җыенга килүчеләргә бүләк итеп түбәтәй, ак яулыклар тапшырылды, табын әзерләнгән иде. Җыен мәчеттә өйлә намазы белән тәмамланды.
Җыенны оештыруда Габдуллина Фания, Ахмадуллина Фагилә, Калимуллина Данияләр башлап йөрде.