21 январь көнне Куныр авылында “Энҗеләрен барлый халкым” дигән фольклор бәйге булды. Бәйрәмдә Арбор, Карак Серма, Улисьял, Пыжмара, Сәрдек, Дорга, Куныр авылы мәдәният йортлары катнашты. Бәйрәмдә “Яшь килен бирнәсе”, “Раштуа” бәйрәме, “Әрәпә җыю” бәйрәме күрсәтелде, мөнәҗәтләр-бәетләр укылды, халык уен кораллары ансамбле чыгыш ясады. Соңыннан җырлы-биюле уеннар булды.