Балтач Сабантуеның ат ярышлары программасы

2026 елның 5 июне, җомга

Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар!

Барыгызны да якынлашып килүче Сабантуй бәйрәме белән кайнар котлыйбыз!

🏇Милли бәйрәмебезне ат чабышларыннан башка күз алдына китерүе кыен. Чөнки милләтебезнең тормыш-көнкүреше, мәдәнияте дә элек-электән атлар белән бәйле булган. Ат чабышлары әле дә Сабантуйлары программасының үзәгендә тора. Бәйрәмнең күрке булган ат ярышларын түземсезлек белән көтүче райондашларыбызны 7 июнь көнне
сәгать 12:30 да "Сабантуй" ял паркы янындагы ат чабышлары уздыру мәйданында көтеп калабыз. Ярышлар алдыннан сезне дәртле җыр-биюләр белән бәйрәм сәламе көтә!

 

Ярышларда катнашучы батыр жокейларга уңышлар телибез, ә тамашачыларга мавыктыргыч мизгелләр бүләк итәбез!

 

Дистанцияләр:
* Ике яшьлек атлар — 1200 метр
* Татарстан Республикасында туган чиста токымлы атлар — 1600 метр
* Чиста токымлы атлар — 1800 метр
* Өч яшьлек бияләр (чиста токымлы) — 1600 метр
* Ярымтокымлы атлар (11 аттан артып китсә, беренче узыш — 1200 метр) — 1800 метр

Татарстанда туган чиста токымлы атлар дистанциясендә җиңүчегә якташыбыз, "Дарекс Мото" җәмгыяте генераль директоры Илнар Дамир улы Сабировтан махсус бүләк -скутер!

Барлык жокейларның:
* Саклану шлемы (каска)
* Медицина белешмәсе, паспорт күчерелмәсе
* 14 яшькә җитмәгән жокейларга катнашу өчен ата-аналарының язма рөхсәте мәҗбүри.

Барчагызны да ат ярышларына көтеп калабыз! Балтач Сабантуена рәхим итегез, дуслар! Тамаша кылырга онытмагыз! 🐎🏁

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International