Янәшәдә социаль хезмәткәр булганда, ялгызлык чигенә.

2026 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

Ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге әби-бабайлар белән эшләү социаль хезмәт күрсәтү системасының иң нечкә һәм җаваплы юнәлешләренең берсе. Вакыт узу белән физик мөмкинлекләр чикләнә, сәламәтлек какшау аркасында өлкәннәргә көндәлек тормышта ярдәм кирәк була башлый. Балалары, туганнары якында, янында булган өлкәннәр бу яктан бик бәхетле. Ялгыз гомер кичерүче өлкәннәргә янәшәсендә нәкъ менә шушы вакытта социаль хезмәткәр барлыкка килә.


Бу өлкәдәге эшчәнлек бары тик практик ярдәм күрсәтү белән генә чикләнми. Ул аралашуга, эмоциональ ярдәмгә, кешенең рухи халәтен күтәрүгә корылган. Ялгызлык хисе – өлкән яшьтәгеләр алдында торучы төп сынауларның берсе, һәм социаль хезмәткәрләр аны җиңүдә турыдан-туры катнаша.


Социаль хезмәткәр Гөлшат Шаһимәрдәнова Көек авылында яшәүче Гөлфинур апа һәм Миңнәхмәт Садриевларга хезмәт күрсәтә. Өлкәннәр Гөлшатның һәр эш-гамәленнән кәнәгать. Һәр яшәеш картлык көнебездә ярдәм итә. Аның безгә булган игътибары, тыңлый белүе һәм җылы сүзләре өчен зур рәхмәт. Гөлшат кебек социаль хезмәткәрләр безгә үзебезне һәрвакыт кирәкле итеп тоярга мөмкинлек бирә, диләр өлкәннәр.
#соцзащитаБалтаси

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International