31 нче май көнне Казан филармониясендә танылган артист Илназ Гәрәев - ИлГәрәй концерты булып узды. Ул үзенең концертына «Фикердәш» клубы әгъзаларын да кунак итеп чакырды.
Инде ничә еллар ИлГәрәй алар белән тыгыз элемтәдә яши, аралышып тора, бәйрәм чараларына кайтып җырларын бүләк итә, зурлап үз концертына чакырырга да онытмый.«Фикердәш»ләр шушы концертка оештырып җибәргән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гайнетдинов Илһам Фидәил улына, «ХЭС» оешмасының җитәкчелегенә, иганәче Илһам Мөҗиповка зур рәхмәт белдерә.