Бүген, махсус хәрби операция ветераннары - спортчыларыбыз Яшел Үзән шәһәрендә Татарстан Республикасы Рәисенең II Кубогында катнаштылар.
— Балтач, Саба, Биектау һәм Арча вәкилләреннән торган волейбол җыелма командасы беренче урынны яулады һәм турнирда икенче ел рәттән җиңүче булды 🏆
Шулай ук әлеге составтагы җыелма командабыз утырып уйнала торган волейбол турнирында уңышлы чыгыш ясап 4 урын яулады.
Балтач данын яклаган ветеран егетләребез - Тәлгать Галиев һәм Фидәил Хәсәнов үзләре уйнаган ике төрдәге волейбол турнирында «Иң яхшы уенчы» исеменә лаек булдылар.
Егетләр, молодцы! Ихлас күңелдән котлыйбыз!