Түбән Ушма авылында өмә булып узды.
Халык бик тырышып эшләде: чокырларны чүп-чардан арындырдылар, чишмә территориясен һәм иске мәктәпне тәртипкә китерделәр.
Чисталык урнаштырылганнан соң, барысы бергә җылы чәй эчү оештырдылар. Бердәмлек һәм кече Ватаныңа мәхәббәтнең менә дигән үрнәге!