Балтач мәдәният үзәгендә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең гала концерты узды

2026 елның 15 мае, җомга

Балтач мәдәният үзәгендә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең гала концерты булып узды.

Җыр, бию, конферанс номинацияләрендә көч сынашкан талантлы балалар саны районыбызда елдан-ел арта. Балтач данын яклап, алар башкалабыз сәхнәләрендә чыгыш ясый һәм зур уңышларга ирешә.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов кечкенә йолдызларыбызны уңышлы чыгышлары, җиңүләре белән котлап, матур теләкләрен, олы рәхмәтләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International