Бүген Халыкара музейлар көне.
Музей ул - үзе бер дөнья, анда халкыбызның үткән тормышын, мәдәнияте һәм сәнгатенең үсешен, фәнни һәм техник үзгәрешләрне, гомүмән тарихны барларга мөмкин. Музейлар барлыкка килгәндә максат итеп, тарихыбызга бәйле мирасны саклау һәм халыкка күрсәтү куелган булса, бүгенге көндә дә шушы юнәлеш үзгәрми, бары тик эш формалары замана таләпләренә яраклаштырылып үзгәртелә.
Балтач районында республикакүләм танылу алган 4 музей эшләп килә. Алар - Чепья авылында урнашкан"Халыклар дуслыгы", Карадуган авылының "Муса Җәлил һәм Себер тракты тарихы" музейлары, Шода авылында урнашкан Мирхәйдәр Фәйзи һәм Нөнәгәрдәге Кәшифә Тумашеваның музей-йортлары.
Бүгенге бәйрәм уңаеннан гомер сукмагының 57 елын үз хезмәт җимеше "Халыклар дуслыгы" музее янәшәсендә узган Гарифҗан Гали улы Галиев, мәгърифәтче-тарихчы, "Муса Җәлил һәм Себер тракты тарихы" музеена нигез салган Бакый Шәймулла улы Зыятдинов исемнәрен олылап искә аласым килә. Легендар шәхесләр бүгенге буын җитәкчеләргә һәрвакыт үрнәк, киңәшче булдылар. Урыннары җәннәттә булсын!
Хөрмәтле музей хезмәткәрләре! Тарихыбызны саклап, үткәннәрне яңа буынга мирас итеп тапшырганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Үткәнебездән гыйбрәт алырлык хәтирәләребезнең рухи кыйммәте югалмасын.
Хөрмәт белән, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин.