Апрель аенда бистәбездә һәм авыл җирлекләрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннарына һәм тыл ветераннарына, Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән бәйрәм бүләкләре һәм котлау открыткалары тапшырылды.
Өлкәннәребезне якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйбыз. Сәламәтлек, хәерле гомерләр, тыныч күк йөзе телибез!
📸Бәйрәм күчтәнәчләре тапшыру мизгелләре.