Бүген Казанның агросәнәгать паркында язгы ярминкәдә катнашабыз. Башкала халкы Балтач сөтен, сыер маен, сырны, бәрәңге һәм мөгезле эре терлек итен аеруча яратып сатып ала. Авыл хуҗалыгы оешмаларында, шәхси эшмәкәрләребез һәм фермерларыбыз җитештергән сыйфатлы товарларга да ихтыяҗ зур — сатып алучылар безнең продукцияне көтеп ала, чагыштырып карый, рәхмәтләрен җиткерә.
Ярминкәләр — ул безнең башкалада яшәүчеләр белән аралашу, элемтәләрне тагын да ныгыту өчен менә дигән мөмкинлек. Сатып алучыларны якты йөз, кайнар коймак, җыр-моң белән каршы алган оештыручыларга, җирлек башлыкларына, авыл хуҗалыгы оешмалары белгечләренә, мәдәният хезмәткәрләренә олы рәхмәтемне җиткерәм.
Киләчәктә дә Балтач районы уңганнарының тырыш хезмәте белән җитештерелгән ризыклардан табыннарыбыз тулып торсын, иминлек һәм тынычлык булсын!