Бала тууга һәм тәрбияләнүгә бәйле рәвештә айлык пособие билгеләү шартлары һәм тәртибе төгәлләштерелде
РФ Хөкүмәтенең 20.04.2026 №440 карары белән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 16.12.2022 №2330 «бала туу һәм тәрбияләүгә бәйле рәвештә айлык пособие билгеләү һәм түләү тәртибе турында"карарына үзгәрешләр кертелде.
Әлеге үзгәрешләр нигезендә, бала туу һәм тәрбияләү белән бәйле айлык пособие алу өчен Россиядә даими рәвештә РФ гражданины статусында кимендә 5 ел яшәргә кирәк.
5 еллык яшәү срогы турындагы таләп:
туу буенча РФ гражданлыгын алган гражданнар;
РФ гражданы дип тану нәтиҗәсендә гражданлык алган гражданнар;
РФ гражданлыгына кабул итү нәтиҗәсендә гражданлык алган һәм 637 нче Указ белән расланган күчерү буенча дәүләт программасында катнашучы статусына ия гражданнар;
свода катнашкан РФ гражданнары, яисә аларның гаилә әгъзалары, яисә сугышчан хәрәкәтләр ветераннары.
Моннан тыш, 17 яшькә кадәрге балалары булган күпбалалы гаиләләр өчен айлык пособие билгеләүне сорап мөрәҗәгать иткәндә күрсәтелгән гаиләнең җан башына уртача кереме күләме җан башына яшәү минимумы күләменнән 10% тан артмаган очракта пособиегә хокук сакланачак.
Түләнә торган пособие күләмен билгеләүгә кагылышлы нигезләмәләргә һәм аны билгеләүгә бәйле кайбер процедураларга төзәтмәләр кертелде.