13 декабрь көнне “Хыял” яшьләр үзәге Балтач урта мәктәбе hәм Гимназиянең башлангыч класс укучылары арасында чара уздырды. Бирегә Балтач район прокуроры- Шарифуллин Ф.Г., район мәгариф булегенең тәрбия эшләре методисты – Фаязова Р.С., район эчке эшләр булегенең балиг булмаган балалар белән эшләү инспекторы- Назипова Л.Г., балигъ булмаган балалар комиссиясе специалисты- Даутова А. Н., халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең психологы- Корбанова Э.В. чакырулы иде.
Әлеге чара балаларны үзара дуслаштыру hәм бер-берсен якыннанрак белү максатыннан, танышу белән башланып китте. Дәвам итеп, укучыларның эчке хәләтен ачыклауга багышланган тренинглар оештырылды, биредә балалар үзләрен борчыган мәсьәләләр белән уртаклаштылар: мәсәлән, дәрес күп бирелү, уйнарга вакыт калмау h.б. Спорт темасына багышланган интеллектуаль сораулар аша иң зиhенле укучылар ачыкланды, аларга кечкенә генә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Чара 2 команда арасында “Күңелле стартлар” белән тәмамланды.