Чернобыль кайтавазы: герой-ликвидаторларга истәлек һәм рәхмәт

2026 елның 22 апреле, чәршәмбе

26 нчы апрель көнне илебез радиация фаҗигаләрендә һәм һәлакәтләрендә һәлак булганнарны искә ала. 

Быел Чернобыль атом электр станциясе фаҗигасенә 40 ел. Егерменче гасыр афәтенә каршы көрәшкә күтәрелгән өч мең ярым Татарстанлылар арасында безнең райондашларыбыз да бар. 

Һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан кешеләр кыюлык, фидакарьлек күрсәтмәсә фаҗиганең колачы чагыштыргысыз зур булыр иде.
Әлеге фаҗигане бетерүдә катнашкан якташларыбызга рәхмәтле булып яшик, бүгенге көнгә кадәр яши алмаганнарны игелекле сүзләр, дога белән искә алыйк. Һәркайсыгызга сәламәтлек, сабырлык, җан тынычлыгы телибез. 

Бүген, һәлакәтне бетерүдә катнашкан 10 райондашыбызга азык-төлек җыелмалары бирелде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International