Гуманитар ярдәм: теләктәшлек һәм үзара ярдәм үрнәге

2026 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Гуманитар ярдәм: бердәмлек һәм ярдәмләшү үрнәге

Бүген районыбыздан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөк юлга чыкты. Бу — җирле халыкның, оешмаларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең бердәм тырышлыгы белән тупланган мөһим ярдәм. 

Гуманитар йөкне билгеләнгән урынга илтүдә волонтер Рамил Аглиуллин командасы белән бергә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов шәхсән үзе катнаша.
Бу юлы егетләребезгә КамАЗ һәм Нива машиналары, төзлеш материаллары, 
солдатлар өчен иң беренчел кирәк-яраклар, медикаментлар, шәхси гигиена әсбаплары, көнкүреш әйберләре, азык-төлек тупланмалары, техникага кирәкле запчастьлар, исемле посылкалар һәм башка күп төрле ярдәм алып баралар. Изге эштә актив катнашкан һәркемгә зур рәхмәт!

Гуманитар йөк туплау һәм озату — ул бары тик матди ярдәм генә түгел, ә рухи бердәмлек, ватанпәрвәрлек һәм бер-береңә ярдәм итүнең ачык мисалы. Йөк алып баручы егетләргә хәерле юллар насыйп булсын, ә тапшырылган әйберләр солдатларыбызга көч-куәт, җиңүгә ышаныч өстәсен!
#добрыйтатарстан

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International