Муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин Балтач районы Хезмәт һәм мәшгүльлек үзәге хезмәткәрләрен, ветераннарны якынлашып килүче бәйрәмнәре белән тәбрикләде.
1991 елның 19 апрелендә Россия тарихында беренче «Халыкны эш белән тәэмин итү турында» закон кабул ителә. Шул ук елны Балтач районында да хезмәт һәм мәшгульлек бюросы оештырыла һәм Абдуллин Рифат Габдулла улы мөдир итеп билгеләнә. 35 ел эчендә оешманың исемнәре бераз үзгәреп, җитәкчеләр, белгечләр алышынса да, хезмәт юнәлеше һәм максатлары үзгәрешсез - халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә дәүләт гарантияләрен тәэмин итү, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә мәшгульлеккә ярдәм итү һәм эшсезлектән, хезмәт миграциясеннән яклау өлкәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәтү.
Узган ел үзәктә «Кадрлар» милли проектының бер өлеше булган «Хезмәт базары белән идарә итү» федераль проекты кысаларында 14,08 миллион сум акча бүлеп бирелеп, киң колачлы модернизация эшләре башкарылды.
Бинаның тышкы күренеше генә түгел, эш эзләүчеләр һәм эш бирүчеләр белән эшләү алымнары да тулаем үзгәреш кичерде. Бинаның дизайны «Россия эше» кадрлар үзәкләренең бердәм фирма стиленә туры китерелеп, төрле категория гражданнар өчен җайлаштырылды, җиһазлар һәм компьютерлар тулысынча заманчага алыштырылды.
Үзәк хезмәткәрләренең хезмәтләре җаваплы. Алар «Кадрлар» милли проекты кысаларында махсус хәрби операция ветераннары белән дә тыгыз элемтәдә. Индивидуаль консультацияләр, һөнәр сайлау, резюме төзүдә ярдәм итәләр. Аерым игътибар — психологик ярдәмгә һәм эш бирүчеләргә ташламалар турында мәгълүмат бирүгә юнәлтелгән.
Якынлашып килүче бәйрәмнәре уңаеннан Алмаз Зәкәрия улы Сибгатуллин җитәкчелегендә эшчәнлек алып баручы коллективка район башлыгы рәхмәт сүзләрен җиткерде, лаеклы ялдагы өлкәннәр белән фикер алышты.