🔷Карадуган балалар бакчасында без сабыйларны кече яшьтән үк һөнәрләр белән таныштырабыз. Авыл җирлегендә яшәгәнгә, аеруча авыл хуҗалыгы, терлекчелек, игенчелек, балта остасы, ветеринар һәм башка кирәкле һөнәрләргә мәхәббәт тәрбиялибез.
🔷Балалар төрле һөнәр ияләре — янгын сүндерүче, фельдшер, китапханәче, рәссам, кибетче һәм башка һөнәрләр белән таныша, экскурсияләргә йөри, рольле уеннарда катнаша. Ата-аналар да үз һөнәрләре турында сөйли, мастер-класслар үткәрә.
🔷Максатыбыз — балага әти-әниләр хезмәтенә хөрмәт уяту, хезмәтнең әһәмиятен аңлату, киләчәктә дөрес һөнәр сайларга ярдәм итү. Шулай итеп, сабыйларыбыз «Кем булырга?» дигән сорауга җавапны озак эзләмәс, дип ышанабыз,-дип хәбәр итә Карадуган балалар бакчасы мөдире Зөһрә Бәдретдинова.