Шубан җирлеге яңалыклары

2026 елның 23 марты, дүшәмбе

21 март көнне Югары  Шубан авылында кышны озату, язны каршы алуга багышланган Нәүрүз бәйрәме гөрләде. Ел саен авыл халкына ямьле, имин,  язга рухи күтәренкелек өстәүче бәйрәм быел Шубан авыл җирлегендә дә бик күңелле узды. Бәйрәм чарасында зурлар,   балалар өчен күңелле уеннар уйналды: күзне бәйләп әйбер кисеш уены,  йомырка кабып йөгерү,   капчык киеп ярышу,   аркан тартыш, таяк тартыш,  утын кисү,  себерке белән туплы хоккей уены. Бәйрәмгә килүчеләрнең йөзләре шат,  күңелләре күтәренке иде.  Авылдашлар,  кунаклар  җылы чәй эчтеләр,  тәмле коймак һәм  пылаудан авыз иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International