21 март көнне Борнак илендә "Нәүрүз" бәйрәме гөрләде.
Борнак мәдәният йорты үзешчәннәре театральләштерелгән тамаша белән бәйрәмне башлап, кышны озатып, язны каршыладылар. Бәйрәм күңелле милли уеннар, җыр - бию, төрле конкурслар белән үрелеп барды. Уеннардан бер генә кунак та читтә калмады. Бәйрәм ахырында кунаклар карга боткасы, кайнар коймак, чәй белән сыйландылар.