Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы күзәтчелек астындагы органнарның дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашыруын, шулай ук дәүләт һәм муниципаль контроль органнарының эшкуарлык эшчәнлеге субъектларына карата административ һәм башка мәҗбүр итү чараларын куллануын тикшерә
Күрсәтелгән өлкәдә хокук бозулар турында бәян ителгән белешмәләргә бәйле рәвештә прокуратурага түбәндәге адрес буенча җибәрелгән мөрәҗәгатьтә чагылдырырга кирәк: Татарстан Республикасы, Казан ш., Назарбаев ур., 15 йорт, йә прокуратураның бердәм порталы яисә дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша мөрәҗәгать итәргә.