3 март көнне Смәил мәктәбендә әти-әниләр һәм 9-11 сыйныф укучылары өчен оештырылган Гаилә квесты үтте. Бу күп кенә табышмаклар, маҗаралар кергән мавыктыргыч чара булды. Катнашучыларга сынауларны узарга һәм башваткычларны чишү өчен зирәклек, җитезлек һәм үзара аңлашу күрсәтергә туры килде. Кичә бик уңай эмоцияләргә бай булды.
Квест балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итте, хезмәттәшлекнең һәм бер-берәңә ярдәм итүнең мөһимлеген күрсәтте. Барлык катнашучыларга да рәхмәт! Бу кичә якты истәлек булып калыр дип ышанабыз.