Балтачтан "Овертон-16" Малмыжда "Во славу Отечества " гала-концертында җиңү яулады

2026 елның 25 феврале, чәршәмбе

23 февральдә, Ватанны саклаучылар көнендә, Киров өлкәсенең Малмыж районы мәдәният һәм ял үзәгендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Ватан даны өчен» IV төбәкара хәрби патриотик иҗат конкурс-фестиваленең гала-концерты булды. Юрий Кунаев һәм «Оертон-16» вокаль-инструменталь ансамбле (рук. Балтач мәдәният үзәге каршында эшләүче Тимербаев р.а.) гала-концертта катнашып, 1 нче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнделәр. Оештыручылар коллективның уникальлеген бәяләделәр һәм балаларны яңадан үз сәхнәләрендә концерт программасы белән күрергә шат булуларын ассызыкладылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International