Княбаш, Арбор һәм Олысьял авылларында хәзерге вакытта Фельдшер-акушерлык пунктларына капиталь ремонт эшләре актив алып барыла.
Әлеге эшләр кысаларында биналарның эчке бизәлеше, электр үткәргечләре, ишекләр һәм идәннәр алыштырыла.
Ремонт тәмамланганнан соң бу ФАПларда сыйфатлы беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү һәм медицина персоналының уңайлы эшләве өчен барлык кирәкле шартлар тудырылачак.
Капиталь ремонт «озак һәм актив тормыш»милли проекты ярдәмендә мөмкин булды.