Тәрбия буенча киңәшчеләр инициативасы белән Ватанны саклаучылар көне һәм Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Карадуган, Балтач гимназияләре, Борбаш, кече Лза, Пижмарин, Урта Кушкет һәм Соснино мәктәпләре укучылары «язышу буенча оныклар»Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.
"Язышу буенча оныклар" -ул волонтерлык акциясе, анда катнашучылар интернат-йортларда, пансионатларда булган ялгыз кешеләргә Кәгазь хатлар яза.
Якынлашып килүче бәйрәмнәргә балалар үзләре ясаган матур открыткалар әзерләделәр. Балаларыбызның иң изге теләкләрен Тверь һәм Тула өлкәләренә Россия Почтасы җиткерәчәк.
Әлеге акцияне тәрбия буенча киңәшчеләр "яшьләр һәм балалар"яңа милли проектының максатлары һәм бурычлары нигезендә үткәрделәр.