2026 елда Татарстанда «Гаилә» милли проектын гамәлгә ашыруга 17,6 млрд сумнан артык акча юнәлдереләчәк

2026 елның 17 феврале, сишәмбе

2026 елда Татарстан Республикасында «Гаилә» милли проектын гамәлгә ашыруга 17,6 млрд сумнан артык акча каралган, шуның 2,6 млрд сумы федераль бюджеттан, ә 15 млрд сумы республика бюджетыннан киләчәк. 

Проектны гамәлгә ашыру кысаларында 15,3 млрд сум күләмендә төп финанслау балалы гаиләләргә һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелә, бу республика социаль сәясәтенең өстенлекле юнәлешен тәшкил итә.

Өлкән буынга һәм мәдәниятне үстерүгә дә аерым игътибар бирелә: балалар бакчаларын, сәнгать мәктәпләрен, китапханәләрне, театрларны, музейларны һәм мәдәният йортларын төзү һәм капиталь ремонтлау, аларны заманча җиһазлар белән тәэмин итү дәвам итәчәк.

Узган 2025 ел нәтиҗәләре гамәлгә ашырыла торган чараларның нәтиҗәлелеген ачык күрсәтә – «гаилә» милли проекты кысаларында 220 меңнән артык баланың әти-әниләренә бердәм пособие түләнде, балалар бакчасы өчен 108,5 мең компенсация бирелде һәм 58,8 мең күп балалы гаиләгә ярдәм күрсәтелде. 

Зеленодольск районында өлкән буын өчен кайгырту йорты ачылган.

Узган елда 2 балалар бакчасы, балалар сәнгать мәктәбе, 2 китапханә, 2 МӘДӘНИЯТ йорты, Казанның Яшьләр театры һәм Комаровлар фабрикасының тарихи бинасы ремонтланган. 

Агымдагы елда милли проектларга 54 млрд сумга якын акча бүлеп бирелгән (29 млрд – федераль, 25 млрд – республика акчалары). 

Республика 12 милли проект составында 45 төбәк проектында катнаша.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International