2026 елның 16 февраленда Югары Субаш авыл җирлегенең Югары Субаш авылындагы Субаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә махсус хәрби операциядә һәлак булган гвардия өлкән лейтенанты Гайнетдинов Рафил Фагил улы истәлегенә икенче-дүртенче сыйныф укучылары арасында спорт туризмы буенча район ярышлары узды. Ярышларда районның төрле мәктәпләреннән балалар катнашты. Шулай ук Ватанны саклаучылар фондының Балтач районы бүлекчәсе җитәкчесе Гатиятуллин Дилүс Мәгъсүм улы, свода һәлак булган Гайнетдинов Рафил Фагил улының әти-әнисе катнашты.