Кече Лызи авыл җирлеге яңалыклары. "Гасырлар кайтавазы"конкурсы

2026 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

11 февраль көнне Балтач районында «Гасырлар кайтавазы»республика конкурсының муниципаль этабы узды.

Кече Лызы авыл җирлегеннән Ишморзиннар, Петровлар, Фасиховлар һәм Михайловлар гаиләләре катнашты. Без 1 нче урынны алдык!

Нәсел шәҗәрәсен өйрәнү белән җирлек башлыгы Михайлова Л.М. шөгыльләнә. династиядә 8-10 буын кыр хезмәтчәннәре, умартачылар һәм терлекчеләр исәпләнә. Алар күпмилләтле гаилә: руслар, удмуртлар, марилар, татарлар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International