Игътибар! Кар мул ява: кар төшү һәм түбәләр ишелү куркынычы

2026 елның 11 феврале, чәршәмбе

Игътибар! 

Балтач муниципаль районы территориясендә кар күп яуды, нәтиҗәдә кар катламы биеклеге сизелерлек артты. Карның күп җыелуы һәм температураның үзгәрүе бина һәм корылмаларның түбәләреннән бозлар һәм Кар массаларының төшүе, кар йөкләнеше нәтиҗәсендә түбәләрнең, киң аралы конструкцияләрнең ишелүе белән бәйле һәлакәтләргә китерергә мөмкин.

Районның авыл җирлекләре башлыкларына, ведомстволар, предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмалар җитәкчеләренә, җылылык, су, газ һәм электр белән тәэмин итү предприятиеләре җитәкчеләренә, коммуналь предприятиеләргә, юл хезмәтләренә тәкъдим итәбез:

балаларны контрольдә тотуны көчәйтү һәм мондый урыннарда уеннарга юл куймау;
киң аралы һәм яссы өслекле биналарга һәм кешеләр күп җыела торган урыннарга аерым игътибар биреп, биналарны һәм корылмаларны сайлап тикшерү үткәрергә;
торак йортларның һәм административ биналарның түбәләрен вакытында кардан һәм боздан чистартуны, шулай ук торак пунктларга юлларны, торак йортларга керү юлларын һәм янгынга каршы тышкы су белән тәэмин итү чыганакларын кардан чистартуны тәэмин итәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International