11 февраль - автостоянкаларның эшен чикләү

2026 елның 10 феврале, сишәмбе

Хөрмәтле райондашлар!

11 февраль көнне район Советының йомгаклау сессиясе һәм хезмәт алдынгылары җыены узачак.

Әлеге чараларга бәйле рәвештә, район үзәгендә, үзәк хастаханә һәм "Балтач" универсаль спорт залы янәшәсендәге автомобиль кую урыннары вакытлыча чикләнгән режимда эшләячәк.

Сездән, алдан ук үзегезнең хәрәкәт маршрутларын көйләвегезне һәм автомобильләрне кую урыннарын планлаштыруыгызны сорыйбыз.

Вакытлыча китерелгән уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез һәм аңлавыгыз өчен рәхмәт белдерәбез.

Район хакимияте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International