Әниләр көне уңаеннан “Хыял” яшьләр үзәге ЯШЬ әниләрне котлады

2013 елның 9 декабре, дүшәмбе
Ноябрь аенда билгеләп узган Әниләр көне уңаеннан “Хыял” яшьләр үзәге районыбызның күп балалы hәм актив рәвештә спорт белән шөгыльләнүче ЯШЬ әниләрне котлады, аларга бер ай дәвамында  үзәккә йореп шөгыльләнү өчен  абонемент тапшырылды.  Менә алар, яшь, күп балалы, активист әниләребез: район үзәк хастаханәсеннән – Ләйсән Әхмәдуллина, район газ идарәсеннән Лилия Закиева, Балтач Гимназиясеннән - Роза Хөснетдинова.  Тагын бер кат барлык әниләребезне узып киткән бәйрәмнәр белән котлыйбыз! hәммәсенә саулык-сәламәтлек, гаиләләренә иминлек телибез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International