Татарстанда 2026 елның 12 февраленнән бөек татар шагыйре-каһарманы Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Кара урман» фильмы прокаты башлана

2026 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

Режиссер Радик Кудояровның Татарстан Республикасы ярдәме белән төшерелгән кинотасмасы Бөек Ватан сугышы елларында фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән Җәлил һәм аның иптәшләренең фаҗигале язмышы турында сөйли.

Фильм үзенең сәнгать көче һәм эмоциональ тирәнлеге аркасында халыкара кинофестивальләрдә танылу һәм югары бүләкләр яулады.

Татарстан халкын һәм кунакларын геройны искә алырга һәм тарихның бу битен зур экранда ачарга чакырабыз.

12+

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International