Архивтан хәбәрләр

2026 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Яшь архивчы мәктәбе программасы кысаларында архив бүлегенең әйдәп баручы белгече Хәбибрахманова Венера Габделфәрт кызы Балтач гимназиясенең 5 нче сыйныф укучылары өчен батырлык дәресе үткәрде. Муниципаль архивның шәхси фондларыннан балаларга Бөек Ватан сугышында катнашкан Булатов Салих Якуп улының документлары тәкъдим ителде. Укучылар тарихи хәтерне саклауның һәм Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын дөрес яктыртуның мөһимлеге белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International