Каникуллар-иҗади һәм файдалы вакыт үткәрү өчен менә дигән сәбәп.
Бүген гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече сабыннан чәчәкләр ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Сабын салу буенча Мастер-класс — катнашучылар әзер сабын нигезеннән кулдан эшләнгән сабын ясарга өйрәнә торган иҗади дәрес.
Мастер класс матур тәэсирләр калдырды, ә балалар үз сабыннары белән, үз иҗаты белән горурланып киттеләр.