Яңа ел могҗизалары

2025 елның 26 декабре, җомга

Яңа ел-һәр йортта, һәр гаиләдә көтелә торган иң яраткан, игелекле, әкияти бәйрәм –  
   2025 елның 23 декабрендә «Хыял» яшьләр үзәгендә инвалид балалар һәм аларның ата-аналары өчен «Яңа ел могҗизалары» дигән район бәйрәм чарасы булып узды.
Фойега кергәндә кунакларны әкият персонажлары каршы алды. Бәйрәм алдыннан балалар өчен Хуш исле камыр ризыклары белән чәй өстәле оештырылды. 
   Район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин бәйрәм чарасында катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм барысына да сәламәтлек, иминлек теләде.
 Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре гипс сыннарын буяу һәм печән чыбыгыннан Яңа ел эшләнмәләре ясау буенча мастер-класс оештырдылар.
   Малайлар һәм кызлар Яңа ел маҗараларының бәйрәм атмосферасына чумдылар, көтеп алынган кунакларны – Кыш бабай белән Кар кызын шатланып каршы алдылар. Тамашачылар Яңа ел әкиятенә эләкте һәм аның турыдан-туры катнашучылары булды. Яңа ел бәйрәме Яңа ел җырлары, уеннар һәм балалар башкаруында дәртле биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәм күңелле һәм онытылмаслык булды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International